ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда 2017 елгы шикәр чөгендере уңышыннан 276 мең тоннадан артык шикәр әзерләнгән

27 декабрь 2017, 17:43

Татарстанда 2017 елгы шикәр чөгендере уңышыннан 276 мең тоннадан артык шикәр әзерләнгән Шикәр заводларында барлыгы 1876,2 мең тонна татлы тамыр эшкәртелгән.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Сезон башыннан алып республиканың шикәр заводларына 2364,4 мең тоннадан артык тонна татлы тамыр кабул ителгән, шул исәптән: «Зәй шикәре» ачык акционерлык җәмгыятенә – 1374,8 мең тонна, «Буа шикәре» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә – 680,5 мең тонна, «Нурлат шикәре» ябык акционерлык җәмгыятенә – 309,1 мең тонна. бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шикәр заводларында барлыгы 1876,2 мең тонна татлы тамыр эшкәртелгән, 276 мең тоннадан артык шикәр әзерләнгән, шикәр чыгышы – 14,9%.

«Зәй шикәре» ААҖендә – 141 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖендә – 88,5 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖендә 46,4 тонна шикәр әзерләнгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10