ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Хөкүмәт ятим балалар өчен торак турындагы канун проектын хуплады

27 декабрь 2017, 10:38 , Фото: архив/Рамиль Гали

Хөкүмәт ятим балалар өчен торак турындагы канун проектын хуплады    Россиядә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калып торак тиеш булган ятим балаларның исемлеген төзиячәкләр.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балаларга кагылышлы торак турындагы канун проектын хуплады. Карар Хөкүмәт сайтында басылган.

Россия төбәкләрендә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калып торак тиеш булган ятим балаларның исемлеген төзиячәкләр.

Россия Хөкүмәте ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балаларның бердәм исәбен булдыру вәкаләтләренә ия.

Балаларны исемлеккә кертү турындагы гаризаны үз вакытында бирү контроле опека һәм попечительлек органнарына йөкләнә. Әгәр дә ятим балаларның законлы вәкилләре тиешле документны аларга 18 яшь тулганчы тапшырмаган булса, балалар аны үзлектән эшли алачак.

Ятим балаларны исемлектән төшерүгә, элеккеге яшәү урынындагы исемлектән төшереп башка төбәктәге яңа яшәү урыны буенча кертелүгә контрольне Хөкүмәт башкарачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10