ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Дөнья чемпионатына Казанда “Кәҗә бистәсе” метросыннан “Чаша”га кадәр мәйдан төзекләндерелә

26 декабрь 2017, 20:11 , Фото: Ильнар Тухбатов

Дөнья чемпионатына Казанда “Кәҗә бистәсе” метросыннан “Чаша”га кадәр мәйдан төзекләндерелә Проект “Татарстанда парк һәм скверларны төзекләндерү” төбәк программасы буенча 57 объект исемлегенә кергән.

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ", Оксана Романова). Киләсе елда Татарстан Президенты ярдәмчесе, “Татарстанда парк һәм скверларны төзекләндерү” төбәк программасы кураторы Наталия Фишман командасы “Татарстанда парк һәм скверларны төзекләндерү” төбәк программасы буенча 57 объект исәбендә “Кәҗә бистәсе” метросыннан “Казан” гаилә үзәгенә кадәр мәйданны төзекләндерә. Бу хакта бүген Фишман Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта җиткерде.

Проект нәшрият ягыннан Чистай һәм Сибгат Хәким урамнарын киңәйтү өчен эшләнә.

“Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйдан 2018 елда җәен футбол буенча Дөнья чемпионаты җанатарлары фестивале уздыру өчен кулланылачак. Шулай ук биредә фан-зона булачак, анда матчларны трансляцияләү өчен олы экраннар куелачак.

Хәзер биредәге машиналар кую урыны ябык. 2018 елның гыйнварыннан бинага килү юллары ябыла. Моннан тыш, 2 гыйнвардан март ахырына кадәр “Казан” гаилә үзәге никахларны биредә теркәүне туктатып торачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10