ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Камил Сәмигуллин Кукмарада дини вазгыять турында фикер алышты

26 декабрь 2017, 18:52

Камил Сәмигуллин Кукмарада дини вазгыять турында фикер алышты Бүген Кукмара Җәмигъ мәчетендә имамнарның елга гомум нәтиҗәләр ясау җыелышы узды.

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Кукмара Җәмигъ мәчетендә имамнарның елга гомум нәтиҗәләр ясау җыелышы узды. Әлеге чара Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашында үтте. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыелышта мәчет каршындагы курсларның мөгаллимнәре, имамнар, абыстайлар, Кукмара, Балтач, Теләче һәм Саба районы имам-мөхтәсибләре катнашты.

Кукмара районына эшлекле сәфәре кысаларында бүген иртән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин район башлыгы Сергей Димитриевич Димитриев белән очрашты, райондагы дини вәзгыять турында фикер алышты.

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев 2017 елда мәхәлләләр эшчәнлегенә гомум нәтиҗәләр ясады, шулай ук төрле юнәлешләр буенча чыгышлар тыңланды.

Татарстан мөфтие мәчетләрдә мәгърифәтчелек, уку-укыту буенча алып барылган эшләр өчен имамнарга рәхмәтен җиткерде һәм рәхмәт хатлары тапшырды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10