ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин 2018 ел сайлаулары турында: Алда бик күп эшләр тора

26 декабрь 2017, 18:23

Фәрит Мөхәммәтшин 2018 ел сайлаулары турында: Алда бик күп эшләр тора “Бердәм Россия” Татарстан бүлеге сәркатибе “Идел – гражданлык университеты” мәгариф семинарында катнашучылар белән 2018 елга планнарын бүлеште.

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ"). Алда Россия Федерациясе Президентын сайлаулар буенча зур эш тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” Татарстан бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә “Идел – гражданлык университеты” мәгариф семинарында катнашучылар алдында чыгыш ясаганда җиткергән. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Без бу мәсьәләгә Мәскәүдә “Бердәм Россия” партиясе съездында ук актив кушылдык”, - диде Мөхәммәтшин.

Россия кебек ил белән идарә итү өчен зур тормыш тәҗрибәсенә ия булырга кирәк, дип билгеләп үтте Татарстан парламенты башлыгы.

“Быел булган авырлыкларга карамастан, без бүтән альтернатива күрмибез һәм Владимир Путинны хуплаячакбыз. Без бөтен кыенлыкларны да җиңәчәкбез, моңа безнең шигебез юк. Бары бай һәм көчле төбәкләр генә илне баета ала”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы спикеры.

“Алда бик күп эшләр тора”, - дип йомгаклады чыгышын Мөхәммәтшин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10