ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан режиссерлары Казанда үз картиналарын күрсәтә

26 декабрь 2017, 14:18 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстан режиссерлары Казанда үз картиналарын күрсәтә “Мир” кинотеатрында Байбулат Батуллин, Раилә Кәримова, Николай Сидоров-Французов әсәрләре тәкъдим ителә.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Халыкара кино көнендә “Мир” кинотеатрында Татарстан режиссерларының кыска метражлы фильмнары күрсәтеләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “ТатарКино”ның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программада Байбулат Батуллинның “Половинки”, Николай Сидоров-Французовның “ЁФ” һәм Раилә Кәримованың “Жизнь – драма” әсәрләре кергән. Чараны Татарстан Мәдәният министрлыгының кинематография секторы һәм “ТатарКино” оештыра.

Исегезгә төшерәбез: Халыкара кино көне 28 декабрьдә билгеләп үтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10