ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Ксения Собчак Казанның «СолНЦе» мәктәбенә килә

26 декабрь 2017, 13:40

Ксения Собчак Казанның «СолНЦе» мәктәбенә килә Визит кысаларында ул мәктәп укучылары белән мәгариф, татар теле һәм мәдәнияткә кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышачак.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Телевидениедә тапшырулар алып баручы Ксения Собчак 28 декабрьдә Казанның «СОлНЦе» (Махсуслашкан олимпия-фәнни үзәге – Т-и. иск.) мәктәбенә килә. Мәктәпнең директоры Павел Шмаков Facebook социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Ксения Собчак – кызыклы кеше, журналист, телевидениедә тапшырулар алып баручы, актриса. Без аның белән татар теле һәм мәдәнияте, хокук буенча ялган олимпиадалар һ.б. мәсьәләләр хакында гәп куертачакбыз», - дип язган ул социаль челтәрдә.

Мәктәпнең интернеттагы рәсми сәхифәсендә без сәясәт мәсьәләләренә бик сак кагылабыз, дип тә искәртә ул.

Ксения Собчакның Казанга килүенең максаты – сайлау алды кампаниясе кысаларында очрашулар үткәрү.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10