ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Мәдәният

Әлфия Авзалованы якташлары Казанда искә алачак

26 декабрь 2017, 10:38

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың 85 еллыгы Казанда ике көн рәттән билгеләп үтелә.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 15 һәм 16 гыйнварда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың якты истәлегенә багышланган зур концерт була. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына филармониянең матбугат үзәге җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова хәбәр итте.

15 гыйнварда узачак җырчының 85 еллыгы уңаеннан оештырылган моң кичәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасихов, АсылъЯр, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлназ Асаева, Артур-Марат дуэты, “Казан егетләре” төркеме, Энҗе Шәйморзина, Чулпан Йосыпова, Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев катнашачак.

Ә 16 гыйнвар көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония бинасында моң патшабикәсенең якташ коллегалары чыгыш ясарга җыена. Җыр бәйрәмен Актаныш җирлегеннән чыккан барлык артистлар һәм иҗат әһелләре оештыра.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10