ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакай гимназиясендә Вена традицияләренә багышланган бал үткәрделәр

26 декабрь 2017, 05:00

Азнакай гимназиясендә Вена традицияләренә багышланган бал үткәрделәр Менә бишенче ел рәттән Яңа ел алдыннан Азнакай шәһәре гимназиясендә бал үткәрелә.

(Азнакай, 26 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Менә бишенче ел рәттән Яңа ел алдыннан Азнакай шәһәре гимназиясендә бал үткәрелә. Быел гиназистлар Вена традицияләренә тукталдылар, дип хәбәр итә район газетасы.

– Һәр елны яңалык кертеп шаккаттырасыз. Бу – үзенчә дөнья мәдәнияты һәм сәнгате белән танышу да. Гимназия мәгариф учреждениләре арасында һәрчак югары баскычта тора. Балга да бик матур итеп әзерләнгәнсез, Яңа елга территорияне, бина эчен күркәм итеп бизәгәнсез, коллективка, укучыларга, әти-әниләргә рәхмәт, – дип муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин коллективка алга таба да уңышлар теләде һәм бүләкләр тапшырды.

Бу бәйрәм – укучылар хезмәтенә үзенчә бер бәя бирү дә. Балда бишенчедән алып унберенче сыйныфка кадәрге уку алдынгылары, төрле олимпиадаларда, конкурсларда җиңүчеләр, спортта, мәдәниятта уңышларга ирешүчеләр катнаша. Быел гимназия директоры грантына Камилә Гилаева, Инзилә Хөсенова һәм Аэлита Таҗиева лаек булды.

– Мондый балның тәрбияви әһәмияте зур. Бердән, ул укучыларга укуда, күңелләренә ятышлы шөгыльләрдә тартылырга этәргеч бирә. Икенчедән, биюнең гаять затлы төренә мәхәббәт тәрбияли, – ди директорлары Альберт Рахманов.

Әлеге чарада “Дус сыйныф серләре” республика бәйгесендә җиңүче әти-әниләр дә чыгыш ясады. Икенче катта аларның күргәзмәсе дә оештырылган иде.

– Бал – ул чын могҗиза! Бары монда гына без вакыт белән стильне берләштерә алабыз, гасырлар аша буыннан-буынга күчеп килгән традицияләрне яңартабыз. Укучылар, укытучылар, кунаклар күзендә янган шатлык нурлары гына да ни тора! – ди директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Диләрә Фәсиева.

Балачак – ул ак хыяллар канатында талпынган, Әкият илендә могҗизалар көтеп яшәгән чор. Гимназия укучылары әнә шул сихри дөнья тәмен татулары белән бәхетле, диелә район хәбәрендә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10