ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Фән һәм мәгариф

Азнакай районы бюджетының 988 миллионы мәгариф өлкәсенә юнәлдереләчәк

26 декабрь 2017, 01:00 , Фото: архив/Михаил Захаров

Азнакай районы бюджетының 988 миллионы мәгариф өлкәсенә юнәлдереләчәк Азнакай район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышы узды.

 (Азнакай, 26 декабрь, "Татар-информ",  “Маяк”). Азнакай районы бюджетының 988 миллионы мәгариф өлкәсенә юнәлдереләчәк. Азнакай район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышы узды. Аны район һәм шәһәр Советлары рәисе, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды, дип яза җирле басма.

Утырышта 2018 елга һәм 2019-2020 еллардагы план чорына район һәм шәһә рбюджетлары тикшерелеп, икенче укылышта кабул ителде.

Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Гурьянованың чыгышыннан күренгәнчә, район бюджетының саллы өлеше – 988 миллион 611 мең сумы мәгариф өлкәсенә юнәлдерелгән. Киләчәктә бу сумманы 1 миллиард сумга кадәр җиткерү күздә тотыла. Шәһәр бюджетының иң күп өлеше – 57 миллион 131 мең сумы – торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләрен хәл итүгә тотылачак.

Утырышта шулай ук сәнәгать мәйданчыкларын максималь рәвештә файдалану мәсьәләсе дә каралды. Эшмәкәрләрне җәлеп итү, шул исәптән җирлектә яңа эш урыннары булдыру максатында, сәнәгать мәйданчыкларында кече яки урта эшмәкәрлек беләншөгыльләнүчеләр биш елга җир өчен аренда түләвеннән азат ителәчәкләр.

Депутатлар көн тәртибендәге башка мәсьәләләрне дә тикшереп, тиешле карарлар кабул иттеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10