ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Буа халкына туган телебезне саклап калу хакында мөрәҗәгать итте

25 декабрь 2017, 21:53 , Фото: dumrt.ru

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Буа халкына туган телебезне саклап калу хакында мөрәҗәгать итте Буа районының Тенкәш авылында вәгазь кичәсе булып узды.

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). 23 декабрьдә Буа районының Тенкәш авылында вәгазь кичәсе булып узды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Кичәнең кунаклары булып Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Буа мәдрәсәсе мөдире урынбасары Мөслим хәзрәт Кәримов катнашты.

Рөстәм хәзрәт авылдашлары каршындагы чыгышында тел, милләт һәм дин мәсьәләләренә тукталып үтте. Бигрәк тә туган телебездә сөйләшү, аны саклап калу хакында халыкка мөрәҗәгать итте.

Хәзерге вакытта Тенкәш авылында атнага бер тапкыр Гөлгенә абыстай Сәлахова тарафыннан дин дәресләре алып барыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10