ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ирада Әюпова Татарстан Дәүләт архивына юлланган иң популяр 5 сорауны җиткерде

25 декабрь 2017, 20:34 , Фото: Султан Исхаков

Ирада Әюпова Татарстан Дәүләт архивына юлланган иң популяр 5 сорауны җиткерде
 Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен хезмәт хакы мәсьәләләре кызыксындыра.

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстан Дәүләт архивының топ- 5 соравы билгеле булды. Ачыкланганча, Татарстан Дәүләт архивына мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе хезмәт хакы мәсьәләләре белән кызыксына икән. Бу хакта Архив эшләре буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова “Татар-информ”да матбугат конференциясендә җиткерде.

Пресс-конференция "Подведение итогов деятельности Национального архива РТ"

“Икенче сорау – милеккә бәйле. Мәсәлән, җир кишәрлеге буенча норматив актларны раслау яисә күчемсез милек объектлары турында. Өченче категориягә генеалогик характердагы документлар керә. Дүртенчесе – дәүләт бүләкләре буенча һәм бишенчедә - белем дәрәҗәсен билгели торган документ алу мәсьәләсе. Ахыргы сорау ликвидацияләнгән мәгариф оешмаларына кагыла”, - дип сөйләде эксперт.

Ирада Әюпова сүзләренчә, башка тематик сораулар да очрый. Әйтик, авыллар яки биналар тарихы, проект документацияләре. Барлык сораулар буенча да Татарстан Дәүләт архивы халыкка максималь күләмдә мәгълүмат бирергә тырыша.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10