ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов Президент Аппаратында Президент ярдәмчесе вазифасын гамәлдән чыгарды

25 декабрь 2017, 17:49 , Фото: prav.tatarstan.ru

Р.Миңнеханов Президент Аппаратында Президент ярдәмчесе вазифасын гамәлдән чыгарды Структурада Татарстан Президенты Эксперт департаментының Икътисади анализ идарәсе инвестиция проектлары секторы формалашкан.

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген имзалаган указ нигезендә Татарстан Президенты Аппаратында Президент ярдәмчесе вазифасы бетерелә һәм Татарстан Президенты Эксперт департаментының Икътисади анализ идарәсе инвестиция проектлары секторы формалаша.

Татарстан Президенты Аппаратында эшләүчеләр саны артмый.

Указ Татарстан Президенты Аппараты эшчәнлеген камилләштерү максатыннан чыгарылган.

Документ тексты республиканың документлар әйләнеше рәсми сайтында басылган һәм имзаланганнан соң үз көченә кергән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10