ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әгерҗе районында котыру авыруы буенча карантин бетерелде

25 декабрь 2017, 17:31 , Фото: архив/Михаил Захаров

Әгерҗе районында котыру авыруы буенча карантин бетерелде Иске Чокалы һәм Кадыбаш авылларында карантин бетерелү турындагы указга Республика Президенты кул куйган.

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). Әгерҗе районында ике авылда октябрь аенда ачыкланган котыру авыруы буенча билгеләнгән карантин бетерелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган тиешле указ республиканың документлар әйләнеше рәсми сайтында басылган.

Указда “Әгерҗе районында Иске Чокалы һәм Кадыбаш авылларында терлекләрдә котыру авыруы булу сәбәпле кертелгән карантинны бетерергә”, диелгән.
Документ 22 декабрьдә имзаланган һәм шул көнне үз көченә кергән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10