ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Зюганов Павел Грудининның сайлау штабын җитәкләячәк

23 декабрь 2017, 10:58

Зюганов Павел Грудининның сайлау штабын җитәкләячәк КПРФ лидеры Геннадий Зюганов Ленин исемендәге совхоздиректоры Павел Грудининны Президент сайлауларында уңышлы кандидатура дип атаган.

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). КПРФ лидеры Геннадий Зюганов Ленин исемендәге совхоз директоры Павел Грудининны Президент сайлауларында уңышлы кандидатура дип атаган һәм аның сайлау штабын җитәкләячәген раслаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

"Пленум кичә бертавыштан Павел Николаевичны (Грудининны) тәкъдим итте. Минем тәкъдимне хупладылар, Халык-патриотик көчләре югары дәүләт советы һәм сайлау кампаниясе җитәкчесе итеп сайладылар. Миңа барлык көчләр белән килештереп, сайлау программасын әзерләү йөкләнде”, – дигән Зюганов КПРФ съезды башланыр алдыннан.

Ул шимбә көнне съездда сайлау алды программасы вариантын җиткерәчәген билгеләп үткән. Анда 18 пункт булачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10