ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары белән очрашты

22 декабрь 2017, 20:52 , Фото: prav.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары белән очрашты Очрашуда Казахстан делегациясенә Татарстан Республикасының цифрлы үзгәртү концепциясен тәкъдим иттеләр

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Аскар Жумагалиев белән очрашты. Бу хакта президент матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан ягыннан очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Аскар Жумагалиев хәбәр иткәнчә, Казахстан делегациясе Казанда ИТ-парк эше белән танышкан, Иннополис шәһәрендә, ИТ инфраструктураның башка объектларында да булган.

Делегация шулай ук "ГЛОНАСС+112" системасы эше белән дә танышкан.

Казахстан делегациясенә Татарстан Республикасының цифрлы үзгәртү концепциясен тәкъдим иттеләр. Ул икътисадның төрле өлкәләренә карый: дәүләт идарәсе, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәгълүматлаштыру инфраструктурасы, кибериминлек һәм башкалар.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10