ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Владимир Жириновский иң беренче булып президентлыкка кандидат итеп теркәлде

22 декабрь 2017, 14:53 , Фото: interfax.ru

Владимир Жириновский иң беренче булып президентлыкка кандидат итеп теркәлде ЛДПР лидеры хәзер сайлау фондын формалаштыра ала. Ул аңа агитация алып барырга һәм агитация материалларына түләргә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларда ЛДПР партиясенең вәкаләтле вәкилләрен теркәде һәм фирка лидеры Владимир Жириновскийга махсус сайлау счеты ачарга рөхсәт бирде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Жириновский беренчеләрдән булып үзен РФ Президенты вазифасына кандидат итеп күрсәтү турында документ тапшырды. Үзәк сайлау комиссиясе бүген аны кандидат сыйфатында раслау турында карар кабул итте.

ЛДПР лидеры хәзер сайлау фондын формалаштыра ала. Ул аңа агитация алып барырга һәм агитация материалларына түләргә мөмкинлек бирәчәк.

Шул рәвешле, Жириновский либерал-демократлар өчен алтынчы сайлау кампаниясенә кереште.

РФ Президентын сайлаулар 2018 елның 18 мартында узачак. Сайлау алды кампаниясе 18 декабрьдә башланды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10