ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин депутатларның үз вәкаләтләренә намус белән карарга тиешлекләрен белдерде

21 декабрь 2017, 22:14 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин депутатларның үз вәкаләтләренә намус белән карарга тиешлекләрен белдерде Дәүләт Советы рәисе сүлпәнрәк парламентарийларга кисәтү ясап, аларга активрак булырга кушты.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Депутатларга округларда халык белән тыгызрак эшләргә – бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советының 34 нче утырышында депутатларга шундый күрсәтмә бирде.

“Мин сезгә депутат вәкаләтләренә намус белән каравыгызны сорап мөрәҗәгать итәм. Парламент һәм профильле комитет утырышларының барысына да йөрергә, халык белән эшләргә кирәк. Аена бер тапкыр утырыш үткәрәбез. Утырышка килмәскә барыбызның да объектив сәбәбе була алырга мөмкин кебек. Тик барыбер утырышларны калдырмаска тырышыгыз, максималь кворум булсын. Әлеге чакырылышта бер тапкыр да чыгыш ясамаган вәкилләребез дә бар”, - дип Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны активрак булырга өндәде.

Парламент башлыгы 2018 елда яңа закон проектларын караганда, аларның 2030-стратегиясенә тәңгәл булырга тиешлеген билгеләп узды. Ул, шулай ук, депутатларга округларда халык белән тыгызрак эшләргә кирәклеген әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин депутат этикасы кагыйдәләре, Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча комиссия, Дәүләт Советының керемнәр, милек турында белешмәләренең дөреслеген контрольдә тоту буенча комиссия гамәлдә булуын искәртеп узды. Ул бу комиссияләргә мөрәҗәгатьләр саны кимемәвен белдерде. “Президент Аппаратыннан кайсыдыр депутатның дөрес хисап тотмавы, керемен яшерүе турында записка керүе начар. Игътибарлы булгыз”, - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар исеменнән республика Президенты Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, министрлыкларга һәм ведомстволарга нәтиҗәле уртак эшчәнлек өчен рәхмәтен белдерде һәм яңа елда уңышлар теләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10