ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советының 2017 елгы эшенә йомгак ясады

21 декабрь 2017, 17:49

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советының 2017 елгы эшенә йомгак ясады Ул узып баручы елның уңай һәм каршылыклы тәэсирләр уятучы төрле вакыйгаларга бай булуын билгеләп узды.
(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2017 елның соңгы утырышында Татарстан парламентының быелгы эшенә кыскача йомгак ясады.

Фәрит Мөхәммәтшин узып баручы елның уңай һәм каршылыклы тәэсирләр уятучы төрле вакыйгаларга бай булуын билгеләп узды. "Татарстанның банк секторында, өлешләп торак төзү, федератив һәм бюджетара мөнәсәбәтләр өлкәсендә вакыйгалар аз булмады. Премьер-министр һәм мәгариф һәм фән министры алмашынды. Санкцияләр басымы, финанс һәм структур чикләүләргә карамастан, без эзлекле социаль-икътисади динамикага ирешә алдык”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Сәнәгать, авыл хуҗалыгында тулаем төбәк продукты, ил төбәкләре белән чагыштырганда, югарырак булуын билгеләп үтте.

Парламент рәисе агымдагы елда 10 утырыш үткәрелгәнен, аларда 321 мәсьәлә, шул исәптән 95 закон проекты каралганын белдерде. Дәүләт Советы 2017 елда 92 закон кабул иткән. Фәрит Мөхәммәтшин шулар арасыннан Иҗтимагый палата турында, матди булмаган мәдәни мирас турында, азык-төлек куркынычсызлыгы турында, Сәүдә-сәнәгать палатасы турындагы законнарны санап үтте. Россия Федерациясе Дәүләт Думасына 4 закон проекты кертелгән, алар арасында күп фатирлы йортларда алкоголь сатуга чикләүләрне кайтаруны төбәкләр карамагына калдыру турындагысы бар.

“Төбәкләр арасында хезмәттәшлек һәм Дәүләт Советының чит ил партнерлары белән багланышлары үсеш алды. Быел Кабардин-Балкария парламенты һәм Кырым Республикасы Дәүләт Советы белән килешүләр төзелде", - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул сентябрь аенда Нью-Йорк штатының ике палаталы закон чыгару җыены делегациясенең Татарстанга визиты зур тәэсирләр уятуын билгеләп узды. Татарстанның Дәүләт Советы эше белән, шулай ук, Португалия парламенты спикеры, Төркмәнстан мәҗлесенең закон чыгару буенча комитет рәисе, Рига мэры, Казахстан, Бельгия, Иран, Төркия, КНР вәкилләре килеп танышканын искәртте.

Киләсе 2018 елда Дәүләт Советының якынча эш планында 41 закон проектын карау көтелә. Фәрит Мөхәммәтшин аларны караганда, закон проектының Стратегия-2030 белән тәңгәл килергә тиешлеген белдерде. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтү игътибар үзәгендә булачагын билгеләп үтте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10