ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Архив

Казан мэры сәләтле мәктәп укучылары, студентлар һәм аспирантларга стипендияләр тапшырды

21 декабрь 2017, 14:18 , Фото: Салават Камалетдинов

Казан мэры сәләтле мәктәп укучылары, студентлар һәм аспирантларга стипендияләр тапшырды Казан мэрының исемле стипендияләренә дәгъва кылучы конкурс лауреатлары 10, 20 һәм 30 мең сум күләмендә премияләр алды.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информации», Наталья Рыбакова). Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең сәләтле 70 студенты, мәктәп укучысы һәм аспирантына исемле стипендияләр тапшырды. Казан Ратушасында 2017 ел нәтиҗәләре буенча шәһәр мэрының исемле стипендияләренә дәгъва кылучылар конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

«Без бүген иң талантлы һәм тырыш студентлар, аспирантлар һәм мәктәп укучыларын бүләкләргә җыелдык. Сез һәрвакыт фән, сәнгать һәм спортта яңа үрләр яулыйсыз. Казанның киләчәге ышанычлы кулларда дип уйлыйм. Шәһәребез сәләтле балаларга бик бай. Сезнең күбегез сәнгатьнең төрле өлкәләрендә җиңүләргә иреште», - диде Илсур Метшин бүләкләү тантанасында.

Шәһәр башлыгы талантлы яшьләр тәрбияләгәннәре өчен стипендиатларның педагоглары, фәнни җитәкчеләре һәм әти-әниләренә рәхмәт белдерде.

«Бу – Казанның музыка һәм сәнгать мәктәпләренең иң яхшы укучыларына, фән һәм шәһәр хуҗалыгы өлкәсендә иң көчле хезмәтләр язган югары, урта һөнәри уку йортлары студентлары һәм аспирантларына ел саен тапшырыла торган премия», - дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгына Казанның Балалар һәм яшьләр комитеты рәисе Айрат Фәизов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10