ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов Мәхмүт Гәрәевне 95 яшьлек юбилее белән котлады
Казан кызы "Россия туризм гүзәле 2018" таҗын яулады
ТР Хезмәт министрлыгында җылылык өчен субсидияләрнең бетерелү сәбәбен аңлаттылар
Яшьләр эшләре министрының урынбасары итеп Тимур Сөләйманов билгеләнергә мөмкин
Июль аенда Төркиянең көнчыгышында боз яуган

Җәмгыять

Татарстанның дүрт районында мәктәп җитәкчеләренең югары һөнәри белеме булмаган

20 декабрь 2017, 20:21 , Фото: mon.tatarstan.ru

Татарстанның дүрт районында мәктәп җитәкчеләренең югары һөнәри белеме булмаган Кайбер районнарда мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең аттестация тәртибе башкарма комитет карары белән расланмаган.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның Әлки, Чирмешән, Спас һәм Кама Тамагы районнарында мәгариф оешмалары җитәкчеләре итеп югары һөнәри белеме булмаган кешеләрне билгеләүне дәвам итәләр. Бу хакта бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюз комитеты белән берлектә узган киңәшмәдә министр урынбасары Тимерхан Алишев җиткерде.

Совместное заседание Минобрнауки РТ и профсоюза работников народного образования и науки на 2017-2019 г.

Кайбер районнарда мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең аттестация тәртибе башкарма комитет карары белән расланмаган, бу мәҗбүри таләп, диде докладчы.

Аның сүзләренчә, быел база мәктәпләренең 174 директоры һәм балалар бакчаларының 12 мөдире тест үткән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10