ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Татарстан укытучыларының уртача хезмәт хакы 30 мең сумга кадәр арткан

20 декабрь 2017, 15:42 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Татарстан укытучыларының уртача хезмәт хакы 30 мең сумга кадәр арткан Укытучыларның хезмәт хакын күтәрергә грантлар һәм "май указлары"н гамәлгә ашыру ярдәм иткән.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан укытучыларының уртача хезмәт хакы 30 мең сумга кадәр арткан. Бу хакта бүген Казанда утырышта Халык мәгарифе һәм фәне хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика комитеты рәисе Юрий Прохоров хәбәр итте.

Гомуми белем бирү учреждениеләрендә Татарстан буенча уртача хезмәт хакы 24 559 сум тәшкил итә, укытучыларныкы – 29 848 сум, өстәмә белем бирү педагогика хезмәткәрләренең – 25 229 сум. 

Докладчы сүзләренчә, “май указлары”н чынга ашыру һәм грантлар педагогика хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакларын шактый арттырырга ярдәм иткән.

“Бүген бу динамиканы югалтмаска һәм бары тик үсешкә омтылырга кирәк”, – дип ассызыклады Прохоров.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10