ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Думада яңа ел телепрограммасын тамашачылар теләген исәпкә алып төзергә тәкъдим иткәннәр

17 декабрь 2017, 14:05 , Фото: VkadreNet.Ru

Думада яңа ел телепрограммасын тамашачылар теләген исәпкә алып төзергә тәкъдим иткәннәр Виталий Милонов сүзләренчә, 2016 елда россиялеләр яңа ел бәйрәмнәре программасыннан канәгать калмаган.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ"). Дәүләт Думасында яңа ел телепрограммасын тамашачылар теләген исәпкә алып төзергә тәкъдим иткәннәр. Әлеге тәкъдим белән депутат Виталий Милонов чыккан, дип яза RT.

Милонов баштан россиялеләрдән сораштыру уздыру яклы. Тиешле мөрәҗәгатьне Россия Массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгына һәм парламентның түбән палатасы мәдәният комитетына 18 декабрьдә юллаячаклар.

Виталий Милонов сүзләренчә, 2016 елда россиялеләр яңа ел бәйрәмнәре программасыннан канәгать калмаган.

“Тапшырулар һәм концертлар кызыксыз булды һәм үзенчәлекле түгел иде. Каналдан каналга “күчеп йөрдек” - шул ук чыгышлар белән шул ук артистлар булды”, - дип билгеләп үткән Милонов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10