ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда ипотека кредитлары саны өч тапкыр арткан
Омск өлкәсенең Тайчы авылы китапханәсенә дүрт тапкыр артыграк китап тупланган
Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште
Мәскәү Сабан туенда лотореяга машина уйнатылачак
Питрәч районында юл кырыена төшеп киткән “Дэу” машинасының йөртүчесе үлгән

Фән һәм мәгариф

Россиядә балалар бакчалары төзелешенә 49 млрд сум чамасы бүлеп биреләчәк

16 декабрь 2017, 17:59

Россиядә балалар бакчалары төзелешенә 49 млрд сум чамасы бүлеп биреләчәк Россия хезмәт министры Максим Топилин сүзләренчә, бу өч яшькә кадәрге балаларны урын белән тәэмин итү өчен эшләнелә.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә 2018-2019 елларда балалар бакчалары төзелешенә 49 млрд сум чамасы бүлеп биреләчәк. Бу хакта Россия хезмәт министры Максим Топилин хәбәр итте.

Президент инициативалары кысаларында өч яшькә кадәрге балаларны урын белән тәэмин итү өчен балалар бакчалары төзелеше планлаштырылган.

“Без сезнең белән белән бу программаны 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен гамәлгә ашырдык. Хәзер 0-3 яшьлекләр өчен урыннар булдыру зарур. Хәзер Ерак Көнчыгыш министрлыгы белән Мәгариф министрлыгы коллегаларының төп бурычы бу проектларны тәэмин итү. Федераль субсидия ике елда да 24,5 млрд сум булачак”, - диде ул Мәскәүдә Ерак Көнчыгыш көннәрен үткәрү кысаларында.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10