ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда бүген М7 юлындагы һәлакәттә дүрт кешенең гомере өзелгән
Татарстаннан 5 укучы “Артек”ка социаль проектлауга багышланган сменага барачак
Владимир Сабан туенда көрәшне Татарстан хөкемдарлары бәяләде
Новосибирскиның татар балалары җәйге лагерьда милли белем һәм тәрбия алачак
Япониядә су басу аркасында һәлак булучылар саны 222гә җиткән

Татар матбугаты

Ислам динендә кәфер теле дигән төшенчә юк - "Мәгариф" журналы

16 декабрь 2017, 17:33

Ислам динендә кәфер теле дигән төшенчә юк - ТР мөфтие Камил Сәмигуллин дини уку-укыту системабызга татар телен кайтаручы мөфти буларак тарихка кереп калыр, мөгаен.

(казан, 16 декабрь, "Татар-информ", "Мәгариф", Нурия Әлмиева). Телне саклау эшен мәчетләребез дә үз өстенә алды. “Без – татарлар” проекты оештырдылар. Бу курсларда теләгән кеше татар телен өйрәнә ала. Мәдрәсәләрдә дә уку татарчага күчеп бара. Азиядән килгән дин кардәшләребезне дә татарча белгән очракта гына укырга ала башладылар. Мәктәпләрдән татар теле “куылган” бүгенге вазгыятьтә ул мәчетләрдә сыену урыны таба дип әйтергә тулы нигез бар. ТР мөфтие Камил Сәмигуллин дини уку-укыту системабызга татар телен кайтаручы мөфти буларак тарихка кереп калыр, мөгаен, дип яза "Мәгариф журналы хәбәрчесе.

Болардан тыш әле мәчетләрдә ислам дине нигезләрен өйрәтүче курслар да бар. Аларда да теләгән һәркем – яше-карты укый ала, шулай ук татар телендә! Әмма кайбер гыйбадәтханәләрдә башка милләт вәкилләрен, бигрәк тә таҗик, үзбәкләрне күреп була. Алар анда укытырга да мөмкин. Ләкин рус телендә. Сәбәбе — үзләренең яки мәчеткә гыйлем алырга килүчеләрнең татар телен белмәве. ТР мөфтиенең сүзчесе Резеда Закирова: “Республикабыз мәчетләрендә татар теленә өстенлек бирелгән. Әмма искәрмәләр булырга мөмкин”, — диде. Резеда Маратовна нәкъ шушы очракларны күздә тотып әйтте.

Татарның үз мәгариф системасы юк. Без РФ мәгариф системасында гына белем ала алабыз. Шуңа күрә алар ничек “диктовать” итә, уку-укыту да шул рәвешле алып барыла. Ә мәчетләрдәге уку-укыту эшенә килгәндә, республикабыз биләмәсендә булсалар да, катгый рәвештә бары тик татарча гына булсын дип таләп итәргә хакыбыз юк, чөнки алар – Аллаһы Тәгаләнең йортлары.

Әлеге мәсьәләнең шул ягы да бар: татар кайда гына яшәмәсен, беренче эш итеп диярлек, мәчет салган. Россия төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә дә милләттәшләребез төзегән мәчетләр күп. Төркиядә, Финляндиядә һ.б. татарларның үз гыйбадәтханәләре бар. Хәтта Мәккә шәһәрендә дә татарча вәгазь сөйләп торучы мәчет бар. Мондый хәлләргә сөенәбез бит. “Татар булдыра!” дибез. Шуңа күрә Татарстанның кайбер мәчетләрендә, искәрмә буларак, ислам динен рус телендә өйрәтергә мәҗбүрләр икән, бу эшне, уенын-чынын бергә кушып әйткәндә,“прокурор тикшерүләре” җибәреп туктату дөрес булырмы? Гомумән, дөньякүләм вазгыятьтән чыгып караганда да, отышлы алым түгел бу. Безнең империя золымыннан гаҗиз булган халкыбыз кайчак рәнҗү катыш “рус теле кәфер теле ул” дип тә әйтеп ташлый. Ләкин ислам динендә кәфер теле дигән төшенчә юк. Барлык телләрне дә Аллаһы Тәгалә бар кылган һәм Аның йортларыннан, җир шарының кайсы кыйтгасында төзелгән булсалар да, теләсә кайсы телне (!) “куу” шәригатькә муафыйк эш түгел. Аллаһ йортларының ишекләре һәр мөселманга ачык булырга тиеш. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10