ҺАВА ТОРЫШЫ +30 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Татар-информ”да VI мөселман яшьләре форумы турында сөйләшәчәкләр
Казанда «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча фильмны көзен төшерә башлыйлар
Россиядә ярты айда илле мең чамасы электрон ветеринария сертификаты тутырылган
Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр турында кисәтә
Р.Миңнеханов "Шәһәр моһите" проектының мөһим иҗтимагый-сәяси бурычларны хәл итүен әйтте

Мәдәният

Язучыларга дәүләт бүләкләре һәм әдәби премияләр тапшырылды

16 декабрь 2017, 11:51 , Фото: Салават Камалетдинов

Язучыларга дәүләт бүләкләре һәм әдәби премияләр тапшырылды Татарстан Мәдәният министрлыгы татар язучыларының бөтен тәкъдим-үтенечләренә колак салып эшли, дип белдерде Мәдәният министрының беренче урынбасары.

(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Мәдәният министрлыгы татар язучыларының бөтен тәкъдим-үтенечләренә колак салып эшли. Бу хакта Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышындагы сәламләү чыгышында әйтте. "Татар язучыларының иҗтимагый тормыштагы роле бәяләп бетергесез", - диде ул. Эльвира Камалова татар әдәбиятының бай әдәбият булуын ассызыклап, татар әдәбиятын дөнья күләменә чыгару максатыннан тәрҗемә эшенә игътибарны арттыру кирәклеген дә искәртеп үтте.

Эльвира Камалова татар язучыларына рәсми бүләкләр тапшырды. Татaр әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен язучы Фоат Садриевка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт сүзе, нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен шагыйрә Сания Әхмәтҗановага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт сүзе тапшырылды.

Факил Сафин Татарстан Мәдният министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" билгесе белән бүләкләнде. Язучы Лирон Хәмидуллинга 85 яше тулу уңаеннан Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Шагыйрә Сирень Якупова, Фирдәвес Зарифуллин министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10