ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Җәмгыять

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Язылу бүләк ит” акциясендә катнашты

16 декабрь 2017, 10:45 , Фото: Рамиль Гали

 Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Язылу бүләк ит” акциясендә катнашты Алексей Песошин Кукмара мәрхәмәтлелек үзәге өчен “Салават күпере”, “Ялкын”, Сабантуй” журналлларына язылды.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең “Язылу бүләк ит” акциясендә катнашты. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Акция Татарстан Министрлар Кабинетында традицион шимбә киңәшмәсе алдыннан оештырылган иде.

Киңәшмәдә катнашучылар – республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре акцияне хупладылар һәм өлкәннәр йорты, инвалидлар интернаты, балалар йортлары, социаль үзәкләр һ.б. өчен 2018 елның беренче ярты еллыгына «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең рус һәм татар телендәге басмаларына язылдылар.

Аерым алганда, Алексей Песошин Кукмара мәрхәмәтлелек үзәге өчен “Салават күпере”, “Ялкын”, Сабантуй” журналлларына язылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10