ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда ипотека кредитлары саны өч тапкыр арткан
Омск өлкәсенең Тайчы авылы китапханәсенә дүрт тапкыр артыграк китап тупланган
Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште
Мәскәү Сабан туенда лотореяга машина уйнатылачак
Питрәч районында юл кырыена төшеп киткән “Дэу” машинасының йөртүчесе үлгән

Мәдәният

Тинчурин театрында Лилия Мәхмүтовага Бөтендөнья татар конгрессы күкрәк билгесе тапшырылды

15 декабрь 2017, 20:30 , Фото: Салават Камалетдинов

Тинчурин театрында Лилия Мәхмүтовага Бөтендөнья татар конгрессы күкрәк билгесе тапшырылды Хәзерге минутларда Тинчурин театрында артистканың 50 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе бара.

(Казан, 15 декабрь, "Татар-информ", Илгиз Шәкүров). Кәрим Тинчурин театры артисткасы Лилия Мәхмүтова Бөтендөнья татар конгрессының күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Аны шушы минутларда Тинчурин театрында артистканың 50 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсендә Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров тапшырды.

Кичәдә актрисаның якыннары, хезмәттәшләре, курсташлары, иҗатташ дуслары катнаша.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова актрисага Премьер-министр Алексей Песошинның һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Мәгълүмат өчен: Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Хәлил кызы Мәхмүтова 1967 елның 12 сентябрендә Казанда туа. Иҗади гаиләдә үссә дә (Тинчурин театры артистлары Хәлил Мәхмүтов һәм Исламия Мәхмүтова Лилиянең әти-әнисе), ул театр дөньясына урау юллар аша килә. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. Әмма дүртенче курста студент кыз университет белән хушлаша һәм Казан театр училищесының икенче курсына укырга керә. Биредә ул Илдар Хәйруллин курсында белем ала. Училищены тәмамлаганнан соң, 1991 елдан Лилия Мәхмүтова Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый һәм хәзерге көндә дә шунда хезмәт куя.

Актриса Рева (“Минем әти мировой”, И.Юзеев), Миләүшә (“И машина, машина, җитте минем башыма”, Р.Вәлиев), Резидә (“Резидәкәй”, Ш.Мәҗит), Мөнирә (“Гашыйклар тавы”, И.Юзеев), Гөлбану (“Хуҗа Насретдин”, Н.Исәнбәт), Алинә (“Син бит минем бергенәм!”, И.Мәхмүтова) һәм башка образлар аша таныла.

Соңгы елларда Лилия Мәхмүтова Гөлшаян (“Гөлшаян”, М.Әмир), Зәмзәмия (“Мәхәббәт чишмәсе”, И.Мәхмүтова), Гөлнур (“Сүнгән йолдызлар”, К.Тинчурин), Мәрхәбә (“Соңгы риваять”, М.Маликова), Фәридә Рәисовна (“Эх, алмагачлары!”, Ш.Фәрхетдинов), Әсма (“Ефәк баулы былбыл кош”, А.Гыйләҗев) рольләрен башкара.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10