ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Икътисад, Рәсми Татарстан

Кытай компанияләре Татарстанга чүп-чарны эшкәртергә ярдәм итәргә әзер

15 декабрь 2017, 21:36 , Фото: president.tatarstan.ru

Кытай компанияләре Татарстанга чүп-чарны эшкәртергә ярдәм итәргә әзер Рөстәм Миңнеханов САМСЕ белән CNEPG компанияләре җитәкчелеге белән очрашты.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Кытай инжиниринг корпорациясе (САМСЕ) һәм Кытайның әйләнә-тирә мохитне саклау буенча корпорациясе (CNEPG) каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү һәм юкка чыгару мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәргә әзер.

Бу хакта, шулай ук каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм тәҗрибә уртаклашу турында Кытай халык Республикасы кунаклары Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерделәр. Ул бүген ТР Хөкүмәте йортында узды, дип җиткерә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с руководством компаний CAMCE и CNEPG (Китайская Народная Республика). Фото Марсель Бадыкшин

“Татарстанда чүп-чар эшкәртү заводы проекты Россиядә беренче булачак һәм без тәҗрибә белән уртаклашырга әзер”, - дип билгеләп үтте CNEPG компаниясе вәкилләре.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с руководством компаний CAMCE и CNEPG (Китайская Народная Республика). Фото Марсель Бадыкшин

Татарстан Президенты Кытай компаниясенең бу өлкәдәге тәҗрибәсен өйрәнү һәм хезмәттәшлек мәсьәләләрен җентекләп эшкәртү өчен эшче төркем оештырырга йөкләде.
Эшче төркем составына республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Казан мэриясе һ.б. вәкилләре керә.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с руководством компаний CAMCE и CNEPG (Китайская Народная Республика). Фото Марсель Бадыкшин

Очрашуда шулай ук Кытай бизнесы вәкилләренә “Алабуга” махсус икътисади зонасы мөмкинлекләре тәкъдим ителде. Кытай Халык Республикасы делегациясе Казанда эш сәфәре белән килде. Алар төрле юнәлешләр буенча очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрделәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10