ҺАВА ТОРЫШЫ +30 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча фильмны көзен төшерә башлыйлар
Россиядә ярты айда илле мең чамасы электрон ветеринария сертификаты тутырылган
Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр турында кисәтә
Р.Миңнеханов "Шәһәр моһите" проектының мөһим иҗтимагый-сәяси бурычларны хәл итүен әйтте
Татарстан һәм Башкортстан дини оешмалары хезмәттәшлеген ныгыту мәсьәләсе каралды

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә 2017 елның 11 аенда фаҗигале төстә 20 кеше үлгән

15 декабрь 2017, 23:00

Әлмәттә 2017 елның 11 аенда фаҗигале төстә 20 кеше үлгән 87 шофер кабат исерек килеш руль артына утырып, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тотылган.

(Әлмәт, 15 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 2017 елның 11 аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 67400 административ хокук бозу очраклары ачыкланган.
154 транспорт-юл һәлакәте теркәлгән. 20 кеше үлгән, аларның 5 се җәяүлеләр булган, 178 е төрле имгәнүләр алган, дип яза җирле басма.

Әлеге уңайдан район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Шәйдуллин җәяүлеләргә аеруча да игътибарлы булырга кирәк диде:

– 2030 елда бөтен дөньяда халык үлеменең 7 нче сәбәбе булып юл һәлакәтләре булырга мөмкин, ди аналитиклар. Шуңа күрә без бүген үк бу юнәлештә вәзгыятьне тамырдан үзгәртергә тиеш. Аеруча җәяүлеләр арасындагы хокук бозу очраклары күп булуына борчылабыз. Киемнәрдә яктырткыч элементлар булмау шактый аварияләргә сәбәпче була. Мәсәлән, узган ел нибары ике җәяүле үлсә, быел 5 кеше юлны дөрес чыкмау аркасында бакыйлыкка күчте. Шулай ук исерек килеш руль артына утыру очракларының артуы да күңелсез. Берничә тапкыр таныклыксыз калса да, кайберәүләр барыбер исерек килеш янә руль артына утыра. Андыйларга хөкем карарларын тагын да көчәйтергә кирәк, - диде Ленар Равил улы.

Әлмәттә 87 шофер кабат исерек килеш руль артына утырып, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тотылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10