ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Агымдагы елда Татарстанда 7 балалар бакчасы төзелде

15 декабрь 2017, 16:52 , Фото: Султан Исхаков

Агымдагы елда Татарстанда 7 балалар бакчасы төзелде Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре Казан шәһәрендә, Арча, Биектау, Кукмара һәм Питрәч районнарында файдалануга тапшырылды.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2017 елда 1 мең 240 урынга исәпләнгән 7 балалар бакчасы төзелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев сөйләде.

Пресс-конференция об итогах республиканских программ строительства

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре Казан шәһәрендә, Арча, Биектау, Кукмара һәм Питрәч районнарында файдалануга тапшырылган.

“25 декабрьгә кадәр Казанда һәм Питрәч районында тагын 4 объектны файлануга тапшыру планлаштырыла”, – дип билгеләп үтте Илшат Гимаев.

Пресс-конференция об итогах республиканских программ строительства

2010 елдан республикада барлыгы 30 мең 705 урынга 203 балалар бакчасы төзелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10