ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия белән Мисыр арасында очышларны яңарту турында меморандум имзаланачак

15 декабрь 2017, 09:12

Россия белән Мисыр арасында очышларны яңарту турында меморандум имзаланачак Килешүгә бүген, 15 декабрьдә кул куелырга мөмкин.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Ике арада очышларны яңарту турында Россия белән Мисыр меморандумы имзаланачак. Килешүгә бүген, 15 декабрьдә кул куелырга мөмкин. Бу хакта Россия транспорт министрлыгы хәбәр итә, дип яза “Известия”.

Исегезгә төшерәбез, бу атнада Россия Президенты Путин Мисыр илбашы Әбдел Фәттах әс-Сиси белән Каһирәдә булган очрашуда ике ил арасындагы очышларны яңарту мәсьәләсе турында фикер алыштылар.

2015 елның октябрь аенда “Когалым авиа” самолеты һәлакәткә очрады. Бу терракт буларак бәяләнде. Шул сәбәпле моннан ике ел элек ике арада очышлар туктатылган иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10