ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда ипотека кредитлары саны өч тапкыр арткан
Омск өлкәсенең Тайчы авылы китапханәсенә дүрт тапкыр артыграк китап тупланган
Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште
Мәскәү Сабан туенда лотореяга машина уйнатылачак
Питрәч районында юл кырыена төшеп киткән “Дэу” машинасының йөртүчесе үлгән

Авыл

Әлки районында декабрьнең беренче ункөнлегендә халык 160 мең 834 килограмм сөт саткан

15 декабрь 2017, 03:00

Әлки районында декабрьнең беренче ункөнлегендә халык 160 мең 834 килограмм сөт саткан Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2248 килограммга кимрәк.

 (Әлки, 15 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында декабрьнең беренче ункөнлегендә халыктан 160 мең 834 килограмм сөт җыелган, дип яза җирле басма.

Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2248 килограммга кимрәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Рәфис Гатауллин әйтүенчә, сөтнең кимүе кышлатуга күчү, күп буаз сыерларның савымны ташлатуы, ә кайбер шәхси хуҗалыкларда терлек азыгының җитәрлек булмавы белән бәйле. Бүген район авылларындагы шәхси хуҗалыкларда һәр сыердан тәүлеккә уртача 14 килограмм сөт савыла, ди белгеч.

Кышкы чор үз төзәтмәләрен кертсә дә, Иске Камка, Карга, Түбән Әлки, Югары Колчурино авыл җирлекләрендә сөт сату күләмен киметмиләр. Башка җирлекләр җитәкчеләренә сөт җыю мәсьәләсенә игътибарны арттырырга кирәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10