ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Лениногорскида 200нче пар никахларын теркәде
Чүпрәленең Хорновар-Шигали авылыннан Сергей Райков мини-трактор ясаган
Аксубай приютында тәрбияләнүчеләр хезмәт урыннары белән таныша
Зәйнең мәгариф ветераны Нина Миннехуҗина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Алабугадагы балалар мәйданчыкларының куркынычсызлыгын тикшерәчәкләр

Җәмгыять

Кукмарада аккалфаклылар бланманже ясады

15 декабрь 2017, 05:00 , Фото: "Хезмәт даны"

Кукмарада аккалфаклылар бланманже ясады Анда Нократ Аланыннан күршеләребез дә катнашты.

(Кукмара, 15 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Минзәлия Әһлиуллина). Кукмараның "Намус" кафесында аккалфаклылар чираттагы утырышка җыелдылар. Анда районның Байлангар авылы "Ак калфак" оешмасы әгъзалары белән бергә күрше Нократ Аланыннан "Дуслык" газетасы мөхәррире, Нократ төбәгенең "Ак калфак" оешмасы рәисе Шәмсия Хәлимова да катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Утырышның беренче өлешендә "Туган телне саклау кем кулында?" дигән темага фикер алышулар үткәрелде. Бүгенге вәзгыятьтә туган телебезне саклау гаиләдән башланырга тиеш дигән фикер ачык яңгырады. Аны мәктәпләрдә дәүләт теле буларак өйрәнүгә бирелгән дәресләрне тагы да нәтиҗәлерәк итеп үткәрүнең мөһимлеге ассызыкланды; телне саклау турында Бөтендөнья татар конгрессының мөрәҗәгате белән дә таныштык. Чынгыз Айтматовка багышланган 2018 елда үткәреләсе чараларда үзебездән дә мөмкин кадәр өлеш кертергә дигән фикергә килдек.

Икенче өлештә Зөмәрә ханым Җиһаншина татар халкы борынгыдан яратып әзерли торга бланманже турында мәгълүмат бирде. Баксаң, ул француз ризыгы икән, "blank-manqer" - "ак тәгым" дип аталган. Европада аны XII гасырларда ук десерт буларак әзерләгәннәр. 1812 елда, руслар Парижны алгач, башка татлы ризыклар белән бергә бланманже да Россиягә кайткан. Бланманжены, гадәттә, югары катлам кешеләре өчен әзерләгәннәр, чөнки аны сөт өсте, шикәр, дөге оныннан ясаганнар. Соңыннан дөге онын желатин алыштырган. Пушкин да бланманжены бик яраткан.1883 елда ул "Барышня-крестьянка" әсәрендә искә алган. Хәтерләсәгез, бланманже Галиәскәр Камалның "Банкрот" комедиясендә дә әйтелә. Хәзерге вакытта бланманженың рецептлары күптөрле. Соңгы елларда татар халкы бу ризыкны яратып табыннарга куя. Ләкин без аны үз исеме белән атамыйбыз икән бит. Суфле дип әйтмәкче булалар, әмма бланманже суфледан тәмлерәк. "Ак калфак" әгъзасы Рафилә Фәттахова бланманже ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Баксаң, аны әзерләү бик җиңел икән. Барыбыз да бланманжены тәмләп карадык. Рафилә аны җир җиләге кушып әзерләгән иде. Бик тәмле килеп чыкты. Утырышыбыз менә шулай файдалы булды, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10