ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Сәясәт

Татарстанда Россия Президентын сайлауларда видеокүзәтү оештырылачак

14 декабрь 2017, 18:51

Татарстанда Россия Президентын сайлауларда видеокүзәтү оештырылачак Республикада сайлаулар вакытында сайлау участокларында 1202 камера урнаштыру планлаштырыла.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). 2018 елның мартында Татарстанда Россия Президентын сайлауларда сайлау участокларында 1202 камера урнаштырылачак. Бу хакта вице-премьер – Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Казанда журналистлар белән очрашуда җиткерде.

“Россия Массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы һәм “Ростелеком” җәмгыяте арасында төзеләчәк федераль дәүләт контракты кысаларында 31 муниципаль районда 1202 камера урнаштыру планлаштырыла. Бу 65 территориаль-сайлау комиссиясе һәм 1137 участок сайлау комиссиясе”, - дип аңлатты Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.

Калган 1627 участокның видеокүзәтү белән тәэмин ителеше соңрак, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе аның кирәклеген раслаганнан соң кабул ителәчәк.
“Видеокүзәтү федераль акчаларга оештырылачак. Бу - куәтле проект”, - дип билгеләп үтте министр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10