ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда ипотека кредитлары саны өч тапкыр арткан
Омск өлкәсенең Тайчы авылы китапханәсенә дүрт тапкыр артыграк китап тупланган
Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште
Мәскәү Сабан туенда лотореяга машина уйнатылачак
Питрәч районында юл кырыена төшеп киткән “Дэу” машинасының йөртүчесе үлгән

Җәмгыять

Пенсия яшен арттыру турында карар әле кабул ителмәгән - Путин

14 декабрь 2017, 13:48 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Пенсия яшен арттыру турында карар әле кабул ителмәгән - Путин "Янәшәдәге илләрдә пенсия яшен арттыру турында карар кабул ителгән, моны без генә эшләмәдек", - диде Путин.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Пенсия яшен арттыру мәсьәләсендә карар әле кабул ителмәгән. Бу сорауны ачык режимда, җәмәгатьчелек катнашында хәл итәргә кирәк. Бу хакта РФ Президенты В. Путин Мәскәүдәге матбугат конференциясендә белдерде.

Пенсия яшен арттыру турындагы сорауны аңа "Челнинские известия" газетасы журналисты бирде.

"Сез, әлбәттә, бик четерекле һәм мөһим мәсьәләне күтәрдегез. Мин хәзер сезгә төгәл карар турында әйтә алмыйм, чөнки карар әле кабул ителмәгән", - дип җавап бирде Путин.

Пенсия яшен арттыру тарафдарлары искергән стандартларга таянып эш итә, хәзерге вакытта илдә шул стандартлар гамәлдә, диде ул.

"Хәзерге вакытта безнең янәшәдәге барлык илләрдә, шул исәптән Белоруссия һәм Казахстанда да пенсия яшен арттыру турында карар кабул ителгән. Моны без генә эшләмәдек", - дип әйтте Путин.

Бер яктан, моны эшләмәсәң, илдәге эш яшендәге кешеләр саны кимиячәк, ә пенсионерлар саны артачак, - дигән фикер әйтте Президент. Һәм бу пенсияне индексацияләргә мөмкинлек бирмәячәк. Икенче яктан, пенсия яшен арттыру ил икътисадына йогынты ясарга мөмкин - эшсезләр саны артачак, дип тә өстәде Путин.

"Ахыргы карарга килер өчен, һәр позиция буенча барысын да санап чыгарга, нәтиҗәсен аңларга кирәк", - диде Путин.

Ул хәзерге пенсионерларга бу карар кагылмаячак дип белдерде. Процесс шокта калдырырга тиеш түгел. Карар этаплап кабул ителәчәк. Бу эш ачык барырга тиеш, дигән нәтиҗә чыгарды Президент.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10