ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Сәясәт

Татарстан Дәүләт Советының быелгы соңгы утырышы 21 декабрьдә узачак

14 декабрь 2017, 12:30

Татарстан Дәүләт Советының быелгы соңгы утырышы 21 декабрьдә узачак Бүген парламент президиумында бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 34нче утырышы датасын билгеләделәр.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Татарстан Дәүләт Советының быелгы соңгы утырышы 21 декабрьдә узачак. Бүген парламент президиумында бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 34нче утырышы датасын билгеләделәр.

Республика парламенты сәркатибе Лилия Маврина хәбәр иткәнчә, комитетлар утырышта 23 мәсьәләне карарга тәкъдим итә.

«Бу – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының быелгы соңгы утырышы. Көн тәртибендә салымнар белән бәйле катлаулы мәсьәләләр дә бар», - дип искәртте Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырышның көн тәртибенә өстәмәләр дә кертелергә мөмкин, дип хәбәр итте ул. Аерым алганда, ТР Дәүләт Советы Рәисе искәрткәнчә, 21 декабрьдә депутатлар ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министрын килештерү турындагы мәсьәләне дә карарга мөмкин.

Рафис Борһанов 4 декабрьдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Моңа кадәр ул ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10