ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Җәмгыять

Россиядә машина йөртүченең канында алкогольнең яңа чик нормасын кертәләр

14 декабрь 2017, 11:55

Россиядә машина йөртүченең канында алкогольнең яңа чик нормасын кертәләр Дәүләт Думасы машина белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җаваплылык кертү турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә машина йөртүченең организмында алкоголь күләменең рөхсәт ителгән яңа чик нормасы кертелә. Ул бер литр канда 0,3 грамм тәшкил итә. Дәүләт Думасы әлеге закон проектын беренче укылышта кабул итте, дип яза «Коммерсантъ».

Яңа норма авариягә юлыкканнан соң аңын югалткан яки бәвел тапшырырлык хәлдә булмаган исерек хәлдәге машина йөртүчеләрне җавапка тартырга мөмкинлек бирәчәк.

Гамәлдәге кагыйдәләр буенча шоферның аекмы-түгелме икәнлеге берничә этапта тикшерелә. Иң элек алкометр белән үлчиләр, бу вакытта бер литр һавадагы алкогольнең күләме 0,16 миллиграммнан да артып китмәскә тиеш, аннары анализга бәвелен алалар.

Кан алу һәм аңа анализ ясау процедурасын ике очракта (шофер авариягә юлыкканнан соң аңын югалтса һәм 30 минут дәвамында бәвел тапшыра алмаса) үткәрү күздә тотыла. Административ хокук бозулар кодексының гамәлдәге редакциясе нигезендә, канны тикшерү нәтиҗәләре машина йөртүчене исерек дип тану өчен кулланыла алмый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10