ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Хәвеф-хәтәр

Казанда кыз баланы көчләүче ир-атны табарга видеокүзәтү камералары ярдәм иткән

13 декабрь 2017, 19:54

Казанда кыз баланы көчләүче ир-атны табарга видеокүзәтү камералары ярдәм иткән Татарстанда барлыгы 52 меңнән артык видеокүзәтү камерасы урнаштырылган.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда 8 яшьлек кызны мәсхәрә иткән ир-атны табарга видеокүзәтү камералары ярдәм иткән. Бу хакта бүген Казанда журналистлар белән очрашуда вице-премьер – Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

“Хәзер кешеләр яши торган урыннарда 14 мең видеокамера урнаштырылган. Кыз баланы көчләгән ир-атны эзләгәндә фото һәм видеотеркәү материаллары кулланылган. Без 19 мең камерадан бердәм мәгълүмат ресурсы булдырдык. Ул ябык ресурс, аннан бары тик ведомствоның оператив хезмәтләре генә куллана ала”, - дип сөйләде ул.

Министр мәгълүматларына караганда, Татарстанда барлыгы 52 меңнән артык видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. Республикада җинаятьләрнең 8 проценты алар ярдәмендә ачыла. Республиканың Актаныш һәм Сарман районнары видеокүзәтү камералары урнаштыру программасын тулысынча үтәгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10