ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иннополиста яшәүчеләр өчен 15 кибет эшләячәк

13 декабрь 2017, 19:22

Иннополиста яшәүчеләр өчен 15 кибет эшләячәк Югары технологияләр шәһәрендә 700дән артык фатирлы ике йорт төзелә.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанның Иннополис шәһәрендә 15 яңа кибет ачылырга тиеш. Тиздән биредә популяр сәүдә үзәгенең азык-төлек кибете эшли башлаячак. Бу хакта бүген Казанда журналистлар белән очрашуда вице-премьер – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Югары технологияләр шәһәрендә социаль инфраструктура актив үсеш ала, әмма хәзердән үк даими яшәүчеләр өчен торак җитмәве сизелә. Министр сүзләренчә, хәзер биредә 700дән артык фатирлы ике йорт төзелә.

Иннополиста таунхауслар шулай ук популяр, аларга 10-20 заявка бирелде, диде министр.

Хәзер Иннополиста эре сәүдә челтәре кибете эшли. Тиздән биредә «Пятерочка» кибете ачылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10