ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Мәдәният

Шамил Идиатуллин “Большая книга” милли әдәби премиясенең өченче дәрәҗә лауреаты булды

13 декабрь 2017, 08:32 , Фото: язучының социаль челтәрдәге шәхси битеннән һәм Россия дәүләт китапханәсе сайтыннан

Шамил Идиатуллин “Большая книга” милли әдәби премиясенең өченче дәрәҗә лауреаты булды Кичә "Большая книга" милли әдәби премия лауреатлары игълан ителде.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рус телле татар язучысы Шамил Идиатуллин “Большая книга” милли әдәби премиянең өченче лауреаты булды. Лауреатлар исеме кичә кич белән Мәскәүнең Пашков йортында игълан ителде.

Беренче урында - Лев Данилкин, «Ленин. Пантократор солнечных пылинок»; икенче урын - Сергей Шаргунов, «Катаев. Погоня за вечной весной»; өченче урында - Шамил Идиатуллин, «Город Брежнев».

Быел жюри фикере китап укучылар фикере белән туры килде. Укучылар да шушы өч авторны атаган иде, бары тик Лев Данилкин белән Сергей Шаргунов кына урыннарын алыштылар.

Мәгълүмат өчен. «Большая книга» Милли әдәби премия 2005 елда гамәлгә куелды. Казан язучысы Гүзәл Яхина дебют китабы белән «Большая книга» Милли әдәби премиясендә катнашып һәм җиңү яулап танылу алды. Премия фонды – 5,5 миллион сум. Беренче дәрәҗә лауреат 3 миллион сум ала, икенчесе – 1,5 миллион сум, өченче дәрәҗә лауреаты 1 миллион сумга ия була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10