ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында ремонт эшләре төгәлләнеп килә

12 декабрь 2017, 17:45 , Фото: prav.tatarstan.ru

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында ремонт эшләре төгәлләнеп килә Якын киләчәктә Казан дәүләт Яшь тамашачы театры, Чаллы драма театры, Түбән Кама театрында реставрация эшләре башланырга тиеш.

(Казан,12 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Хәзерге вакытта Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Бу хакта бүген Казан Кремлендә узган утырышта Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белдерде.

Министр әйтүенчә, шулай ук, Татарстан Президентының Казан дәүләт Яшь тамашачы театрында төзекләндерү-реставрация уздыру турында карары бар. Чаллы драма театрын, Түбән Кама театрын төзекләндерү мәсьәләләре дә карала.

“Театрлар – Татарстан Республикасының визит карточкасы”, – ди Айрат Сибагатуллин.

Белешмә өчен: Татарстанда 36 театр учреждениесе исәпләнә, шул исәптән 9 татар, 6 рус театры, Татарстанда ике дәүләт телендә дә эшләүче 3 театр бар. Театр учреждениеләрендә ел саен 5 меңнән артык чара уза, аларга 1,5 миллионга якын тамашачы йөри.

Министр 2017 елда дәүләт театрлары тарафыннан 64 премьера әзерләнгәнен, шуларның 16сы балалар өчен булганын әйтте.

Айрат Сибагатуллин мәдәни-ял учреждениеләрендә үзешчән театр хәрәкәте киң колач җәюен билгеләп үтте. “1031 үзешчән театр коллективы бар, шуларның 145е үзешчән халык коллективлары исемнәренә лаек”, – диде министр.

Докладында Айрат Сибагатуллин Казанда ике яңа объект – Керәшеннәр мәдәнияте үзәге һәм А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк пәйда булачагы турында да белдерде. Хәзерге вакытта шушы учреждениеләр өчен каралган биналарда ремонт эшләре бара.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10