ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казан миллионлы шәһәрләрдә офислар төзелеше буенча лидерларның берсе

12 декабрь 2017, 18:05 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Казан миллионлы шәһәрләрдә офислар төзелеше буенча лидерларның берсе Россиянең миллионлы шәһәрләрендә барлыгы 20 офис бинасы актив төзелеш, тагын 12се проект дәрәҗәсендә.

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Казан һәм Новосибирск офислар төзелеше буенча төбәк лидерлары булып тора. Бу хакта “Интерфакс” Colliers International компаниясе материалларына сылтама белән хәбәр итә.

Ике шәһәргә миллионлы шәһәрләрдә төзелүче офисларның яртысы туры килә, диелгән хәбәрдә.

Россиянең миллионлы шәһәрләрендә быел декабрь ае торышына офислар төзелешенә 3 миллион квадрат метр җир бүлеп бирелгән.

185 мең квадрат метр мәйдандагы 20 офис бинасы актив төзелеш дәрәҗәсендә. Бүгенге көндә тагын 12се проект дәрәҗәсендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10