ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ольга Васильева, хаталар күп булу сәбәпле, дәреслекләрне тәнкыйтьләп чыкты

12 декабрь 2017, 12:41

Ольга Васильева, хаталар күп булу сәбәпле, дәреслекләрне тәнкыйтьләп чыкты Моннан тыш, министр билгеләп үткәнчә, дәреслекләрнең полиграфик эшләнеше дә җитәрлек дәрәҗәдә түгел.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева бүгенге мәктәп дәреслекләрен тәнкыйть утына тотты, дип яза «Известия».

«Хәзерге вакытта рөхсәт ителгән дәреслекләрдә хаталар тулып ята», - дип хәбәр итте министр «Аргументы и факты» газетасына биргән интервьюсында.

Моннан тыш, Ольга Васильева билгеләп үткәнчә, дәреслекләрнең полиграфик эшләнеше дә җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Ул шулай ук күп кенә кулланмаларда соңгы 20-25 елдагы фәнни казанышларның яктыртылмавын билгеләп үтте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10