ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Җәмгыять

Лениногорскиның Балалар китапханәсе республика конкурсы җиңүчесе булды

12 декабрь 2017, 02:00 , Фото: “Заман сулышы”

Лениногорскиның Балалар китапханәсе республика конкурсы җиңүчесе булды “Ел китапханәчесе” буенча балалар китапханәсенең туган як бүлеге китапханәчесе Ләйсән Рахманова диплом белән бүләкләнде.

 (Лениногорск, 12 декабрь , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Агымдагы елның гыйнварыннан ноябренә кадәр республика балалар китапханәләре арасында “Елның балалар китапханәсе” конкурсы узды. Конкурс нәтиҗәләре шушы көннәрдә билгеле булды дип, хәбәр итә “Заман сулышы” газеты.

Конкурс балалар китапханәләрендә экологик тәрбия һәм китапханәчеләрнең һөнәри осталыгына багышланган иде. Шәһәрнең Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсе өченче урынга лаек булды. “Ел китапханәчесе” буенча балалар китапханәсенең туган як бүлеге китапханәчесе Ләйсән Рахманова диплом белән бүләкләнде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10