ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанның көнчыгыш районнарында төнлә 20 градуска кадәр суыта

11 декабрь 2017, 21:39 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстанның көнчыгыш районнарында төнлә 20 градуска кадәр суыта Күпчелек районнарда кар һәм җепшек кар явачак.

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 12 декабрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Күпчелек районнарда кар һәм җепшек кар явачак. Урыны белән җиңелчә буран, бозлавык һәм томан төшүе ихтимал.

Һаваның төнге сәгатьләрдә минималь температурасы -9..-14, көнчыгыш районнарда аязган вакытта -20 градус булачак. Көндез -1..-6, көнчыгыш районнарда -11 градус булуы фаразлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10