ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда ипотека кредитлары саны өч тапкыр арткан
Омск өлкәсенең Тайчы авылы китапханәсенә дүрт тапкыр артыграк китап тупланган
Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште
Мәскәү Сабан туенда лотореяга машина уйнатылачак
Питрәч районында юл кырыена төшеп киткән “Дэу” машинасының йөртүчесе үлгән

Спорт

Данис Зарипов Казанга кабат кайтканнан соң "Ак Барс" өчен беренче алкасын кертте

11 декабрь 2017, 21:03 , Фото: Ильнар Тухбатов

Данис Зарипов Казанга кабат кайтканнан соң Казанда "Ак Барс" һәм "Динамо" командалары очрашуының икенче периоды төгәлләнде.

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Хоккейчы Данис Зарипов “Ак Барс” командасына әйләнеп кайтканнан соң беренче алкасын кертте.

Казанда КХЛның даими чемпионаты кысаларында “Ак Барс” һәм Мәскәүнең “Динамо” командалары очрашуының икенче периоды төгәлләнде. Исәп әлегә 3:1 – боз хуҗалары файдасына.

Данис Зарипов бу сезонда әле икенче уенын гына уздыра. Аның керткән голы бүгенге уенда “Ак Барс” командасының өченче уңышы иде. Ә Зарипов өчен ул КХЛ чемпионатында керткән 200 нче алка булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10