ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Мамадышта бер хатын-кыз 6 айлык баласын үтергән һәм үз-үзенә кул салган

11 декабрь 2017, 14:57

Мамадышта бер хатын-кыз 6 айлык баласын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Әлеге факт буенча «Кече яшьтәге баланы үтерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Мамадышта бер хатын-кыз 6 айлык баласын үтергән һәм үз-үзенә кул салган, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

8 декабрьдә 32 яшьлек хатын-кыз серкә эссенциясе эчүе турында телефоннан иренә хәбәр итә. Ире тиз арада өенә кайтып, ашыгыч хезмәтләрне чакырта.

Ир-ат 6 айлык баланың үле гәүдәсенә юлыга, ә хатыны аңсыз хәлдә була. Табиблар аны хастаханәгә озаталар, аның шунда йөрәге тибүдән туктый.

Беренчел мәгълүматларга караганда, ул моңарчы үз-үзенә кул салырга тырышуы аркасында психиатрия хастаханәсендә дәваланган булган инде.

Әлеге факт буенча «Кече яшьтәге баланы үтерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре үткәрелә, тиешле экспертизалар билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10