ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда бүген М7 юлындагы һәлакәттә дүрт кешенең гомере өзелгән
Татарстаннан 5 укучы “Артек”ка социаль проектлауга багышланган сменага барачак
Владимир Сабан туенда көрәшне Татарстан хөкемдарлары бәяләде
Новосибирскиның татар балалары җәйге лагерьда милли белем һәм тәрбия алачак
Япониядә су басу аркасында һәлак булучылар саны 222гә җиткән

Дин

Баулыда Мәүлид кичәләре дәвам итә

10 декабрь 2017, 22:00

Баулыда Мәүлид кичәләре дәвам итә Конкурста катнашучыларны Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов сәламләде, аларга Мөхәммәт пәйгамбәр турында да сөйләп үтте.

(Баулы, 10 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Баулының “Гали” мәчетендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көненә багышланган шигырь уку һәм мөнәҗәт әйтү конкурсы булды, дип яза җирле басма.

Конкурста катнашучыларны Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов сәламләде, аларга Мөхәммәт пәйгамбәр турында да сөйләп үтте.

Конкурста егермегә якын кеше катнашты. Алар арасында Мөхәммәт пәйгамбәрне данлаучы шигырь юлларын үзләре иҗат итүчеләр дә бар иде. Чыгышлар тәмамлангач, Гөлсорур абыстай Гафурова җитәкчелегендәге жюри иң яхшы чыгыш ясаучыларны билгеләде. Конкурста катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады, аларның барсына да затлы китаплар бүләк иттеләр, ә Римма Яруллина белән Зәйтүнә Ибраһимовага китапка өстәп матур яулыклар да бирделәр. Нәкъ менә алар конкурсның җиңүчеләре дип табылды.

Мәүлид кичәсе табын янында дәвам итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10