ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Лениногорскида 200нче пар никахларын теркәде
Чүпрәленең Хорновар-Шигали авылыннан Сергей Райков мини-трактор ясаган
Аксубай приютында тәрбияләнүчеләр хезмәт урыннары белән таныша
Зәйнең мәгариф ветераны Нина Миннехуҗина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Алабугадагы балалар мәйданчыкларының куркынычсызлыгын тикшерәчәкләр

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда кыйммәтле автомобиль урлап, торбага барып бәрелгән ир-ат хөкем ителгән

10 декабрь 2017, 11:33

Чаллыда кыйммәтле автомобиль урлап, торбага барып бәрелгән ир-ат хөкем ителгән Моңа кадәр дә ул җәмәгать урыннарында аек булмаган хәлдә булганы һәм вак хулиганлык өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

(Чаллы, 10 декабрь, "Татар-информ", Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда кыйммәтле автомобиль урлап, баганага барып бәрелгән ир-ат хөкем ителгән. Бу хакта шәһәр судында җиткерделәр.

Әлеге хәл сентябрь аенда булган. Хатын-кыз үз машинасында ЗЯБ бистәсендәге автоюгычка килгән булган һәм ул машинасын төнгә шунда калдырган. Машина юучы төнге сәгать 3тә әлеге берничә миллион торган “Ауди Кью7” дә шәһәр буйлап йөреп кайтырга уйлаган. Әмма төнге сәяхәт күңелсез тәмамланган – ул металл торбага барып бәрелгән. Машинаны урынына кайтарып үзе качкан. Әмма тиздән аны тоткарлаганнар.

Суд карар чыгарганда моңа кадәр дә аның җәмәгать урыннарында аек булмаган хәлдә булганы һәм вак хулиганлык өчен административ җаваплылыкка тартылган булуын исәпкә алган.

Суд Чаллы кешесен бер елга ирегеннән мәхрүм иткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10